Pesni.guru - сайт для Гуру
Үткән юллар алда инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Кушымта:
Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның.
Яхшы чагы гөлләр аның -
Начарлары чүп аның.
Начарлары артта калсын
Гөлләрен кадерләек.
Икебезне бәхетле иткән
Көннәрне хәтерләек.
Кушымта:
Аяз көндә назлы гөлгә
Нигә әле болытлар?
Әнә безгә елмаялар
Алда торган минутлар.
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Кушымта:
Алда ята яңа юллар,
Без барасы юл булсын.
Гомер бергә тибәр йөрәк –
Тотынышкан кул булсын.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1