Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Elvin Grey - Карашлар арасында (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

"Карашлар арасында"

Ялгызың йөрисең адашып
Карашлар арасында.
Табалмагач үз назыңны
Өзелеп карасаң да.

Кушымта:
Карашларың сере нидә,
Нинди сихри көче бар,
Нигә мәхәббәт тиз сүнә,
Нигә аңа дөнья тар?

Салкын караш мәхәббәтне,
Кырау кебек тиз өтә.
Шул карашлар гомер буе
Йөрәгеңне әрнетә.

Кушымта.

Карашларың сере нидә,
Нигә мәхәббәт назлы,
Карашларда күп сайлана,
Сайлап ала бит азны.

Кушымта.

Карыйк, дуслар, бер-беребезгә
Тик җылы караш белән.
Яшәсен җирдә мәхәббәт,
Яшәсен сөю гелән!
Яшәсен җирдә мәхәббәт,
Яшәсен сөю гелән!

Кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -