Pesni.guru - сайт для Гуру
Көзләр дә җитте, бигрәк ямансу.
Үземне алдый, хәлем әйбәт димен.
Үзәк өзелә хәбәр көтеп
Сагыну дыр инде бу әллә.
Яңгырлар ява, яфрак алтын.
Мондый чакларда искә төшәләр
Туган илем, әнием-әтием...
Сагыну дыр инде бу әллә.
Күңелем тула моңлы җыр белән,
Җырламый калыр хәлем юк минем.
Кошка әйләнеп кайтыр идем,
Сабырлык бир инде Ходаем.
Сүзләр, сүзләр сез мине тыңламыйсыз,
Эчтәге уйлар әйтелми кала.
Үзәк өзелә, күңелем тула,
Сагыну дыр инде бу әллә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1