Җырларыбыз
http://idelbue.narod.ru
КҮБƏЛƏГЕМ
Татар халык җыры
Күбəлəк гөллəргə кунса,
Гөллəр тибрəнə микəн?
Ул да мине сагынганда,
Күбəлəгем, түгəрəгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибəрə микəн?
Күбəлəккəй гөлгə кунган,
Гөлдə булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбəлəгем, түгəрəгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмə түгəрəк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбəлəгем, түгəрəгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Əгəр булсам күбəлəк.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3