Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гузель Уразова - Ромашкалар. Нафиса Сабирзянова сузе, Владимир Фёдоров музыкасы. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Ромашкалар.

Нәфисә Сабирҗанова сүзләре,
Владимир Федоров көе.

1. Ромашкалар сөю чәчәге ул,
Мәхәббәтне сүзсез аңлата,
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр... бәлки ярата?

кушымта:
Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.

2. Ромашкалар минем чәчәгем ул,
Бүләк итте аны сөйгәнем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.
кушымта.

3. Ромашкалар урман чәчәге ул,
Якты бизәкләре болынның...
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның.
кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-