Юлларның төрлесе була –
Хәвефсезе, хәтәре.
Әйбәт юлдашларың булу,
Юл үтүнең рәхәте.
Уфтанмыйк үткәннәргә,
Кул болгыйк киткәннәргә.
Рәхмәт әйтеп арымыйк,
Бәхетле иткәннәргә.
2. Дусларның төрлесе була –
Яхшысы да, яманы.
Кадерликче еллар буе
Яныбызда калганны.
3. Ярларның төрлесе була,
Яратканы, какканы.
Насыйп булган ярларыбыз,
Яратмасын башканы.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1