Мин бит дөньяда яшәргә өйрәнәм
1 Өйрәнергә дус булып,
Яшәргә кеше белән
Кирәк миңа. Тик бүген
Сугыштым энем белән...
Нәниләрне якларга
Кирәклеген дә беләм,
Кайчак кагыйдәләрне
Онотам берәм-берәм...
Кушымта: Гафу итегез мине
Кыерсытсам энемне,-
Мин бит дөньяда
Яшәргә әйрәнәм.
Эшләсәм дә начарлык,
Бик тиз таныйм хатамны,
Мин бит дөньяда
Яшәргә өйрәнәм.
2 Өйрәнергә тиешмен
Хөрмәтлергә өлкәнне,
Миннән алда булганны,
Атам-бабам күргәнне. .
Булышырга тиешмен
Әбиемә су илтеп,
Тик бүген онотканмын
Көн буе футбол тибеп...
3 Өйрәнергә бар эшкә
Тиешмен бәләкәйдән,
Балта, пычкы тотарга
Әткәйдән, зүрәткәйдән.
Тиеш алып кайтырга
Мин каз-үрдәкне судан.
Коенып су буада
Онотканмын бит, туган...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1