Pesni.guru - сайт для Гуру
Без без идек, без күп идек
Авылда дус-туганнар.
Әткәй-әнкәйне калдырып,
Еллар, юллар куганнар.
\"Китмә миннән син еракларга\"-
Бу әнкәй сүзе.
\"Калма анда ,син, еракларда\"-
Бу әткәй сүзе.
Нишләдек без, нишләрбез без,
Күп әйтелмәгән сүз.
Туган якларны сагынып,
Карый-карый талды күз.
Кайтырбыз да, барырбыз да
Безнең туган якларга.
Каршыларга чыкса иде
Туганнар да, дуслар да.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1