Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ляйсан Мазитова - Тукталыш(Коткэндэ) Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз | Текст песни

Борма борма юллар тасмасы
Офыкларга кереп югала
Көтеп арысам да,
Көтеп саргайсам да,
Әллә ниләр күңел юрама.

Үткәндә, киткәндә
Бары тукталыш мин синең юлыңда.
Көнендә, төнендә,
Күзем тала карап киткән юлыңа.

Озын юллар синең тормышың,
Әле сине озак көтәсе.
Хәерле юл теләп,
Күзләремне төбәп
Юл күзәтәм,ни хәл итәсе.

Үткәндә, киткәндә
Бары тукталыш мин синең юлыңда.
Көнендә, төнендә,
Күзем тала карап киткән юлыңа.

Көтеп алу үзе бер гөмер,
Яшием шул мизгелләр өчен мин.
Кайт бик арысаңда,
Кайт бик саргайсаңда
Тукталу урынын кучерми.

Үткәндә, киткәндә
Бары тукталыш мин синең юлыңда.
Көнендә, төнендә,
Күзем тала карап киткән юлыңа.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-