Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
КУШЫМТА:
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле була алмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары.
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
КУШЫМТА:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары.
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәйнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
КУШЫМТА:
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан
Мин бәхетле була алмам
Другие названия этого текста
- Салават - Әнкәйнең догалары (1)
- Зөһрә Сәхәбиева - Әнкәйнең догалары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1