Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Сагынам сине,гүзәлем | Текст песни

Таhир Хәмитов көе.

Сандугачлар сайрый су буенда,
Хисләремне минем телгәләп.
Күңелемнән китми, гел уемда
Чәчәк җыйган чаклар бергәләп.

Чәчәкләрем, алсу гөлләрем,
Чишмәләрем, зәңгәр күлләрем,
Әйтегезче, кайда гүзәлем, гүзәлем,
Сагындым шул, килә күрәсем.

Сандугачлар сайрый су буенда,
Алар моңын тыңлау, ай, рәхмәт.
Елмайганын күрәм төшләремдә,
Кавыштыр син безне, мәхәббәт.

Сандугачлар сайрый су буенда,
Ямьләндереп җәйге таңнарны,
Рәхмәт сиңә, язмыш, яшьлегемдә
Очраштырган өчен ярымны.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-