Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Салкын чэй (минус) | Текст песни

Өстәлдә ялгыз чынаяк
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәем суына бит инде,
Кая югалдың китеп?

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында,
Суынган чәйләр эчеп.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Салават Катерина Салават Катерина
    Салават Катерина. ShamilCh ... Прикольно. Салават бик яшь куреня. Куптян геня .... Салават Фархетдинов.Салкын чэй. - Duration ...