Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Аллар идең, гөлләр идең | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Күзләреңнән очкыннарын
Мәхәббәт дигән идем.
Бәхетем дип белгән идем,
Өзелеп сөйгән идем.

Аллар идең, гөлләр идең,
Бигърәкләр чибәр идең,
Ходай сабырлык бирмәсә,
Саргаеп кибәр идем.

Йөрәгемә утлар салдың,
Шул утта көйгән идем.
Тиң итәрсең син дә мине,
Сөярсең дигән идем.

Аллар идең, гөлләр идең,
Бигърәкләр чибәр идең,
Ходай сабырлык бирмәсә,
Саргаеп кибәр идем.
Сандугачлар сайрап калды,
Син очып киткән идең.
Төшләремдә күрә — күрә
Мин сине көткән идем.

Аллар идең, гөлләр идең,
Бигърәкләр чибәр идең,
Ходай сабырлык бирмәсә,
Саргаеп кибәр идем.
Источник: http://erlar.ru/node/3261


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-