Кәккүк.
И. Муллагәлиева сүзләре.
Фирзәр Мортазин көе.
Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләремне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.
Кушымта:
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан hәр көн урама,
“ Гөмерләрең ай – hай кыска “, - диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлагандыр йөрәк кыллары,
hәм әйткәндер: “ Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларың”.
Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыры көннәремне көтәсең?
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3