Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары -
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
Кушымта:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Ташлама энкей, ташлама (0)
- Салават Фатхетдинов - Ташлама Энкэй, ташлама (0)
- Салават - Ташлама Энкэй, ташлама (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2