Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.
Ничәнче мәртәбә
Тургайлар килделәр.
Тугайлар яшәрде, ямьләнде.
Өздереп сайрады,
Сайрады бер тургай,
Читендер сагыну хәлләре.
Өздереп сайрама,
Хәлемне сорама —
Ул үзе аңлар бер, тургаем.
Минем күк сагынып,
Кайтыр ул, тургаем:
Онытмас яшьлеге тугаен.
Другие названия этого текста
- Яшьлегем тугае - караоке (0)
- Салават Фатхетдинов - Яшьлегем тургае (0)
- Бигичев - Яшьлегем тугае (0)
- Салават Фатхетдинов - Яшьлегем тугае (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3