Синсез мин булмаган кебек,
Минсез син була алмассың.
Яннарыңнан куа алсаң да,
Җаныңнан куа алмассың.
Кушымта:
Синсез мин яши алмамын,
Минсез син яшәмәссең.
Миннән башка беркемгә дә
Сөям дип дәшә алмассың.
Мин булганда гына сиңа
Кызарып ата таңнар.
Тәннәр генә түгел безнең,
Бөрешкән җанга-җаннар.
Кушымта
Шушы түгәрәк дөньяңны
Саклап яшәргә тырыш.
Гел бергә булганда гына
Түгәрәк безнең тормыш.
Кушымта
Другие названия этого текста
- Салават (24 сезон) - Миннән башка беркемгә дә Сөям дип дәшә алмассың. (0)
- Салават Фатхетдинов(24 сезон) - Тугэрэк донья (0)
- Салават (24 сезон) - Синсез мин яши алмамын. (0)
- Салават (24 сезон) - Тугэрэк донья (0)
- Салават (24 сезон) - Миннән башка беркемгә дә Сөям дип дәшә алмассың. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2