Кем кемне эзләп тапты да,
Югалтты соң кем кемне?
Кем бүген ныграк сагына?
Моң-сагышлар кемнеке?
Йөрәктәге яраларның
Сызлавы бәлки бетәр.
Синме мине, минме сине?
Кем кемне гафу итәр?
Кем кемне газаплый һаман,
Кем үзәген кем өзә?
Кайсыбыз шулай сагына?
Кайсыбыз чак-чак түзә?
Кем кемне чынлап ярата,
Кем вакытлыча гына?
Кем кемне шулай ташлады
Моң-сагыш кочагына?
Другие названия этого текста
- Салават Фатхутдинов - Кем кемне гәфү итәр (1)
- Салават - йорэктэге яраларнын сызлавы бэлки бетэр, син ме мине, мин ме сине - кем кемне гафу итэр! (1)
- Салават Фатхетдинов - Кем кемне гафу итэр (1)
- всё будет хорошо - Кем кемне гәфү итәр (0)
- Салават - Йөрәктәге яраларның сызлавы бәлки бетәр... (0)
- Салават Фатхутдинов - Кем кемне гафү итәр (0)
- Салават - Кем кемне гафу итәр? (минус-демо) (0)
- Салават - Кем кемне гафу итәр (0)
- Салават - Кем кемне гафу итэр (0)
- Салават - матур жыр (0)
- Салават Фатхутдинов - Кем кемне гафу итәр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1