Безнең авыл өсләрендә
Йолдыз яна яктырак ла;
Айга да йолдыз бик якын,
Син генә миннән ерак.
Исмәле, җил, туктале, җил,
Өзмә гөлләр чәчәген лә;
Алга килми белеп булмый
Башның ни күрәчәген.
Кыйблалардан искән җилдән
Бөгелә талның нечкәсе лә;
Йөрәгемнең саф җиреннән
Чыга сагыш чишмәсе.
Сызылып таңнар аткан чакта
Ямансу була язын ла;
Аерыласын алдан белдем —
Ялгыз күрдем кыр казын.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2