Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Элеонора 2007 А Исмагилов - Тасма тел ( Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) | Текст песни

Тасма тел
Дуэт ( шаян җыр)

1 Кыз: Бергә мәктәпкә барырга
Үзең вәгдә итәсең.
Бер үзем бардым мәктәпкә
Тагын ташлап киткәнсең.
Малай: Үпкәләмә бик хәерле
Үзең генә барганың
Сине төшләремдә күреп
Мин бит йоклап калганмын

2 Кыз: Дуслар шундый була мыни:
Көн дә тартасың чәчтән.
Елап беттем. Шуңа кәрә
Башым авыртты кичтән.
Малай: Күбәләк бантигың белән
Үзәгемне өзәсең
Шундый матур чәчләреңнән
Ничек тартмый түзәсең

3 Кыз: Сандугачлар җим ашата
Бер-беренә сайрашып.
Кичә биргән кәнфитеңне
Бүген алдың талашып.
Малай: Сине уйлап үзәкләрем
Өзелеп кипкән иде.
Синең кулдан кәнфит капкач
Җан кереп киткен иде.

4 Кыз: Шушы тасма телең белән
Әйләндерәсең башны
Ичмасам мәктәпкә кәдәр
Сумкаларымны ташы!

Другие названия этого текста
  • Алия Файзрахманова и Ленар Сафин - Тасма тел (Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (0)
  • Элеонора 2007 А Исмагилов - Тасма тел ( Эльвира Хаматнурова кое Гульнара Шаймухаметова суз) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -