Каршы чыгып алырбыз
1 Кырлар тынып йокога талганнар
Кар-буранны көтәләр.
Ак туннарын киеп куйганнар,
Кыш бабайны көтәләр.
Кушымта: Бик зарыгып сагынсалар да
Алар сабыр итәләр
Йөгерешеп безнең бәйрәмгә
Чабып килеп җитәләр
2 Кыш бабайны каршы алырга
Бар җәнлекләр килгәннәр
Безнең җырны ишеткән алар,
Утлар яна күргәннәр.
Кушымта: Кыш бабабыз,синең килгәнне,
Көтәбез без барыбыз.
Тавыш бир, бабай арысаң,
Каршы чыгып алырбыз.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1