Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганиева - Гомерләрне үлмәс җыр итик | Текст песни

Гомер үтә диләр, гомер үтми,
Без үтәбез гомер юллынан.
Артка карап уфтанмаек әле,
Үкенмәек әле соңыннан.

Үткән, үткән инде, алга кара,
Үтәр юлны матур үтик без,
Гомерләрне үлмәс җыр итик без,
Үкенмәслек итеп китик без.

Яшьлек үтә диләр, яшьлек үтми,
Без үтәбез яшьлек елларын,
Яшьлек дәртен, суытмаек әле,
Сүндермәек йөрәк кузларын.

Үткән, үткән инде, алга кара,
Үтәр юлны матур үтик без,
Гомерләрне үлмәс җыр итик без,
Үкенмәслек итеп китик без.(4)

Гомерләрне үлмәс җыр итик,

Үкенмәслек итеп китик.(2)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-