Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганиева - Кайт, Сөембикә! | Текст песни

Венера Ганиева - Кайт, Сөембикә!

Казаныма төннәр иңсә,
Сине эзләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә моңлана
Моңлана күк Сөембикә.

Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан хаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып,
Кайтчы, зинхар, Сөембикә.
Сөембикә...

Сине уйлап үтә язлар,
Сине уйлап көзләр җитә.
Яңгыр булып төн еламый,
Син елыйсын, Сөембикә.

Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан хаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып,
Кайтчы, зинхар, Сөембикә.
Сөембикә...

Сагышларыбыз үтә-сүтә,
Айлар үтә, еллар үтә.
Безнең язмыш синен белән
Мәнгелеккә, Сөембикә.

Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан хаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып,
Кайтчы, зинхар, Сөембикә.
Сөембикә...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-