Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганиева - Төнге карлар | Текст песни

Төн пәрдәсән ачып,
Ак мамыктай очып,
Ява карлар, ява карлар.
Сызып яңа юллар,
Уза яңа карлар,
Хәтерләтә сине алар, сине алар.

Күбәләктәй җиңел,
Нурлар сибеп җем-җем,
Матур булып карлар ява, карлар ява.
Син генә юк янда,
Ялгыз эзләр карда,
Ялгызлыктан йөрәк яна, йөрәк яна.

Чәчеп җиргә аклык,
Тәнге утта балкып,
Тып-тын гына карлар ява, карлар ява.
Яңа яуган карда,
Яңа өмет бар ла,
Ялгызлыкка юк шул дәва, юк шул дәва.

Күбәләктәй җиңел,
Нурлар сибеп җем-җем,
Матур булып карлар ява, карлар ява.
Син генә юк янда,
Ялгыз эзләр карда,
Ялгызлыктан йөрәк яна, йөрәк яна.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-