Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Венера Ганиева - Тормыш матурлыгы | Текст песни

Синең белән шундый рәхәт,
Шулкадәрле күңелле.
Шатлыктан ташыган хисләр
Урап алган күңелне.

Белми идем бу дөньяның
Шулкадәрле зурлыгын.
Күрми дә яшәгәнмен мин
Бу тормыш матурлыгын.

Күңелдә бер мәшәкать юк,
Тирә-якта ак томан.
Ләззәтләнәм тормыш белән
Бер сабый бала сыман.

Бергә узган мизгелләрнең
Бар истә калырлыгы.
Минем өчен син бит үзең
Тормышның матурлыгы.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
    Нет видео
    -