Гөмеремнең шундый чагы, энңгер-меңгер
Көн баеган, төн иңмәгән бер мизгелдер
Сөюем дә үзем кебек бик серледер
Күңелемнең чуар чагы
Энңгер-меңгер, энңгер-меңгер
Бәлки көндер, бәлки төндер
Күңелемә керде кемдер
Бәлки төштер, бәлки өндер
Кәрнизләрдә күгәрченнәр гөлдер-гөлдер
Гөл чәчәген җил иркәли җилфер-җилфер
Бәлки мин дә бу дөньяның бер гөледер
Гөлнең гөмере кыска була
Энңгер-меңгер, энңгер-меңгер
Бәлки тиңдер, бәлки кимдер
Киме кедер, тиңе кемдер
Бәлки синдер, бәлки миндер
Төрле-Төрле бу язмышлар ник төрледер
Фани дөнья бер җылатып бер көлдерер
Бәлки әле әле күңлебезгә нур иңдерер
Күңелләрдән китеп торыр
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1