Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Тәгәри гомер йомгагы, Юлларны саный-саный. Тотам димә ул йомгакны, Тәгәри, һич туктамый.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
Ашкынабыз... Безнең гомер Гел тоташ бәйрәм түгел. Узган гомерләрне уйлап, Моңлана кайчак күңел. Ни булса да, безгә гомер Тик бер генә бирелә. Гомер - мизгел, Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
Другие названия этого текста
Ленар и Гульназ - Безнен гомер (1)
♫ Д.Нигматуллина & Б.Нигматуллин - Безнең гомер (0)
Дилә Нигъмәтуллина & Булат Нигъмәтуллин - Безнең гомер (0)
Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнең гомер (0)