Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илдар Хәкимов - Балачак дустыма | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

БАЛАЧАК ДУСТЫМА

Уйларыма минем көтмәгәндә кердең,
Килеп кердең ерак үткәннәрдән.
Онытырга сине мөмкин түгел икән,
Китмәгәнсең икән йөрәгемнән.

Кушымта:
Минем балачагым синең белән узды
Болыннар һәм урман-кырда уйнап.
Инде онытмамын балачагым дустын,
Аның белән йөрим хәтер буйлап.

Ялан тәпи чапкан балачакта хәтер,
Ераклашуымны сизмәгәнмен.
Күпме еллар узган, искә төшә хәзер,
Кадерләрен әллә белмәгәнмен?

Кушымта.

Кайтам вакыт табып урман-болыннарга,
Безнең гомер әле үтмәгәнлә.
Балачакка кайту мөмкин булмаса да,
Шатлыклы ял булыр күңелемә.

Кушымта.

http://vkontakte.ru/club3524919


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-