Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильнар Сәйфиев - Кайтып киләм сине озатыып(минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кайтып киләм сине озатып
Оскар Усманов көе Роберт Миңнуллин сүзләре

Тынган инде гармун тавышлары,
Акрын гена таң да сызыла.

Бер кем белми гашыйк булганымны
Дөнъяның иң гүзәл кызына.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.

Гомергә дә онытолмас шушы
Кара төннең якты мизгеле.
Мин кычкырып җырлап кайтып киләм —
Бәхетемнән инде, билгеле.

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.

Хыялыйлар булып кайтып киләм —
Тик кайтырга күңел ашыкмый.
Таһирдан да ныгырак яратам мин,
Мәҗнүндән дә ныгырак гашыйк мин!

Сандугачлар кала сүз катып ла,
Йолдызлары кала күз атып.
Дөнъяда мин иң бәхетле кеше —
Кайтып киләм сине озатып.


Другие названия этого текста
  • Ильнар Сәйфиев - Кайтып киләм сине озатыып(минус) (0)
  • ильнар сайфиев - кайтып килям сине озатып (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-