Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Неизвестен - Гимназия гимны | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Гасырлар буе күңелдә
Йөртте дә түзә-түзә,
Халык иң бөек мирасын
Тапшыра бүген безгә.

Кушымта:

Барганда якты язларга
Бормалы юллар аша,
Гимназия, кем, яз дия,
Шул безнең сафка баса.
Без белемле булсак кына,
Без кыюлар булсак кына,
Без көрәшче булсак кына,
Теләкләр чынга аша.

Караңгы еллар артыннан
Елмаеп кояш чыгар,
Без татар халкына бәхет
Ачкычын табучылар.

Кушымта.

Татар кешенең күзләргә
Ышанып карар чагы,
Без – азат Татарстанның
Бәхетле киләчәге.

Кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Торжественные линейки. Гимназия 1409 Торжественные линейки. Гимназия 1409
    Гимназия 1409. Автор Неизвестен ... "Новый год глазами учителя" / 5 В класс, гимназия 1409 - Duration: 14:20. by Екатерина ...