Җитәкләшеп икәү бара, эзләренә ак кар ява,- эзләренә кер кунмасын, җил тимәсен, суынмасын.
Шул эзләргә кире кайтып, берсе, бәлки, яшен түгәр. Ак эзләрне, пакь эзләрне икенчесе килеп үбәр,- кер кунмасын, җир туңмасын.
Буш урамда ак буранда җитәкләшеп икәү бара. Эзләренә ак кар ява.
1970
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Сулейманова Лиза Николаев Осенью Сулейманова Лиза Николаев Осенью ... Ф.Мендельсон этюд фа минор,С.В. Рахманинов Музыкальный момент №3,ор.16,исп.Елизавета ...