- Тексты песен
- Элвин Грей
- Бер бәйрәм дә үтми бездә Җырларсыз һәм биюсез, Бер табын да булмый бездә Чәк-чәксез, тәмле чәйсез. Үзе баллы, үзе татлы - Иреннәрең төсле, &
Бер бәйрәм дә үтми бездә
Җырларсыз һәм биюсез,
Бер табын да булмый бездә
Чәк-чәксез, тәмле чәйсез.
Үзе баллы, үзе татлы -
Иреннәрең төсле,
Әллә чәк-чәк яратканга
Күңелем бигрәк хисле.
Кушымта:
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Телләрне йотарлык.
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Дөньяны он(ы)тырлык.
Баллы ризык яратканнар
Ачык күңеллеләр,
Кәефләре күтәренке,
Һәрчак сөйкемлеләр.
Шуның өчен чәк-чәк белән
Чәйне еш эчсәгез.
Йөзкәегез гел шат булыр
Артачак көчегез.
Кушымта:
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Телләрне йотарлык.
Чәк-чәк, эх, татлы да!
Чәк-чәк, эх, баллы да!
Чәк-чәк, эх, тәмле дә,
Дөньяны он(ы)тырлык.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1